Центральная библиотека

"Язмыштан без җинел юл өмет итмәдек"

12 .02.2019 көнне Гөлек авылы китапханәсендә 1-8 сыйныф укучылары белән "Афганстан-йөрәк ярам" дигән патриотик сәгать үтте. Укучылар бу сугыш һәм анда катнашучылар турында белделәр. Балалар совет гаскәрләренең ни сәбәпле афганистанга керүләрен белделәр совет солдатларының һәм афганистан хөкүмәте гаскәрләренең уртак гамәлләре турында белделәр. Совет солдатларының батырлыгы авыр шартларда сугышулары, һәм җирле халыкның совет солдатларына булышулары турында белделәр. Афганстанда хезмәт иткән солдатларыбыз турында сөйләдек. Балалар белән әлеге темага багышланган җырлар тыңладык, шигырьләр укыдык. "Язмыштан без җинел юл өмет итмәдек" дигән күргәзмә ясалды.