Центральная библиотека

"Театр - ул олы сәнгать"

12 февральдә Кадрэк авыл мәктәбендә авыл китапханәчесе Россиядә Театр елы уңаеннан "Театр - ул олы сәнгать" дип исемләнгән ачык дәрес уздырды. Күчмә күргәзмәгә куелган китаплар белән 1-4 сыйныф укучылары таныштырылды. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрына багышланган видео күрсәтелде. Соңыннан театр турында фикер алышу булды. Укучылар Ф. Кәримнең "Гармунчы аю белән җырчы маймыл" әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар.