Центральная библиотека

"Әфганстан- йөрәк ярам"

Яңа Мәлкән авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә 09.02.2019 көнне "Әфганстан- йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрде. "Исә Әфган җилләре" дигән күргәзмә куелды. Кичәгә авылдаш әфганчы егетлэребез Асанов Виктор, Упаев Альберт, Сизов Радик, Газетдинов Дамир, Назмутдинов Зөфәр 
чакырулы иделәр. Сугыш михнәтләрен узган солдатларның чыгышлары бик эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керерлек булды. 
Моңлы, матур җырлар белән үрелеп барган чара яшьләр өчен тәрбия булса, сугыш җиле кагылган гаиләләр өчен истәлекләрне барлау булды. Экранда "Расскажите, мужики, про войну", "Безнең Әфганчы авылдашларыбыз" һәм тагын
"Дамир- безнең йөрәкләрдә" дигән презентацияләр күрсәтелде. Бәйрәм кунакларын хөрмәтләп, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Соңыннан очрашу табын артында дәвам итте. Чыгыш ясаган һәркем дөньяда тынычлыктан да кадерле нәрсә юк дип кабатлады.