Центральная библиотека

Әфганчылар белән очрашу

09.02.19. Тулбай китапханәчесе Билалова И.М., клуб мөдире Гатина Ф.С белән берлектә Мәдәният йортында әфганчылар белән очрашу үткәрде. Сугыш - куркыныч Сүз.Бөтен халык өчен авыр сынау. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзә. 1989 нчы елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарыла. Ел саен 15 февральдә илебездә Әфганстанда хезмәт бурычын үтәгән солдатлар турында искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без авылыбызның әфганчыларыбызны, балалар белән очрашуга чакырдык. Алар үзләренең кайда, ничек хезмәт итүләре турында сөйләп үттеләр. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Әфганчылар белән истәлеккә фотога төштек. Әнгәмәбезне чәй өстәле артында дәвам иттек.