Центральная библиотека

Театр елы

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителү уңаеннан Дәвек авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Шул уңайдан 9 нчы февраль көнне китапханәгә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрынын Татарстаннын атказанган артисткасы Раушания Галиуллина кунакта булды. Аның белән театр тормышы турында фикер алышулар булды. Кунагыбызга истәлекле буләк тапшырдык.