Центральная библиотека

"Без имин интернет яклы"

2005 елдан башлап ел саен Бөтендөнья имин интернет атналыгы уздырыла. Шул уңайдан Кадрэк авыл китапханәчесе 1-4, 5, 7 сыйныф укучылары белән "Без имин интернет яклы" дип аталган темага әңгәмә уздырды. "Мы за безопасный интернет" исемле күчмә күргәзмә эшләнде.Күргәзмәгә куелган Д.Н. Сәфәровның "Виртуаль дөнья" китабы тәкъдим ителде.Укучылар "Интернетны дөрес кулланасыңмы?" дип аталган тест эшләделәр. "Безопасный интернет" һәм "Каз белән Аккош" мультфильмлары күрсәтелде. Укучылар белән "Интернет- дусмы, дошманмы? , "Интернетның яхшы һәм яман яклары", "Сәламәтлекне ничек сакларга?" дигән темалар буенча фикер алышу булды.