Центральная библиотека

"Каурый суеру"

Авылларда көзен матур итеп "Каз өмәләре" гөрләп үтсә, ә инде кышкы озын кичләрдә җыелышып "Каурый суеру" өмәләре уздырыла. Суерылган канатларны су буена чәчәләр, имай канатлары ясыйлар. 5 нче февраль көнне Тат.Мөшеге мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә май канаты ясау буенча "Мирас" клуб берләшмәсе катнашы белән мастер-класс оештырылды, китапханәдә күргәзмә булдырылды. Май канатлары ясарга өйрәндек. Зөлфирә һәм Вәсимә апалар безгә дәресләр бирделәр. Үткәрелгән чара күңелле һәм файдалы булды.