Центральная библиотека

"Афганстан- йөрәк ярам"

Әтрәкле авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә 4.02.2019 көнне "Афганстан- йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрде. 30 елдан соң да сүрелмәгән сагыш, фаҗига! дигән стенд эшләнде. Кичәгә авылдаш әфганец егетлэребез Нургалиев Монахир, Солтангалиев Биктимер, Минзәлә районы афганецлар иҗтимагый оешмасы активисты Хәмзә Лотфуллин, Мөслим районы буенча шул ук хәрәкәтнең җитәкчесе Госманов Данил
чакырулы иде. Сугыш михнәтләрен узган солдатларнын чыгышлары бик эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керерлек булды.
Моңлы, матур җырлар, биюләр белән үрелеп барган чара яшьләр өчен тәрбия булса, сугыш җиле кагылган гаиләләр өчен истәлекләрне барлау булды. Кунагыбыз Данил Госмановның Афган җырларын барыбыз да бик дулкынланып, күзләр яшьләнеп тыңладык. Экран аша һәр сугышчы - солдатыбызның һәм алар йөргән Афган иле турында информацияләр бирелеп барылды. Җитәкчеләребез бәйрәм кунакларын хөрмәтләп истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Соңыннан очрашу табын артында дәвам итте. Чыгыш ясаган һәркем моннан соң мондый аяныч хәлләр кабатланмасын иде, дөньяда тынычлыктан да кадерле нәрсә юк дип кабатлады.