Центральная библиотека

"Мин əкиятлəр яратам"

30 январь көнне Югары Юшады авылы китапханəсендə "Əкият сөючелəр" берлəшмəсенең "Мин əкиятлəр яратам" дип аталган очрашу узды. Балалар "Аккошлар илендə" китабы белəн таныштылар.
Əкиятлəр укыдылар, сорауларга жаваплар бирделəр. Соңыннан "Зур башваткыч китабы" на күзəтү үткəрелде. Китаптагы кызыклы башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар, логик һəм шаян биремнəрне бергəлəп чиштелəр. Очрашу бик күңелле булды.