Центральная библиотека

"Орчык өмәсе"

"Безнең тамырларыбыз" исемле акция кысаларында, Әтрәкле китапханәсендә "Орчык өмәсе" дигән фольклор бәйрәм оештырылды. Максатыбыз— халкыбызның элек -электән килгән гадәт-йолаларын искә төшерү, балаларга күрсәтү иде. Авыл кешесе тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, кул эшләренә осталыгы аркасында, матур итеп яши, көн күрә, киләчәк буыннарга да шушы асыл сыйфатларын тапшыра килә. Өмәбездә йонны язу, эрләу, кату, орчыклардан йомгаклар ясау серләрен күрсәттек. Шулай ук җыр, бию, кызык хәлләр, табышмак-мәкальләргә дә урын табылды. Орчык бөтерү уенын да бик яратып уйнадык. Үткәннәргә ихтирам- к ләчәккә күпер ул.Татар халкының киемендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Шул уңайдан китап күргәзмәсе куелды. Өмәбез ахырында, тәмләп чәй эчтек. Барыбызның да күнелләр күтәрелеп, ил-көннәребезнең имин булуын теләп таралыштык.