Центральная библиотека

Әфганстан

Әфганстан-илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән елда ачабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Быел 15 нче февральдә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыгуга 30 ел тула. Безнең җирлектә дә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Шундый егетләрнең берсе - Рус.Мөшеге авылыннан Юпаев Валерий Минегул улы белән 29 нчы январьдә Рус.Мөшеге авыл клубында Тат.Мөшеге авыл китапханәсе белән берлектә очрашу үтте. Ул, искә төшерү авыр булса да, хәтирәләре белән уртаклашты. Очрашуда укучылар катнашты, шигырьләр укыдылар, төрле сораулар бирделәр. Китап күргәзмәсе белән, андагы китаплар, газета-журналлар белән таныштылар. Киләчәктә башка беркайчанда безнең ил солдатлары читләр җирен таптамасын иде дигән теләктә калабыз.