Центральная библиотека

Әфганстан

26 январь көнне Бикбау авылында Әфганстан җирендә хезмәт итеп, сугыш ачыларын үз күзләре белән күреп, үз иңнәрендә күтәргән ветеран кахарман егетлэребез белән очрашу булды. Совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыгуга 15 февральдә 30 ел була. 30 еллык гомер узса да, Әфганстанда хезмәт иткән егетләребез бер-берсен онытмыйлар, аралашып яшиләр, үлгәннәрне искә алып торалар. Бикбаулы Ахметханов Азат тагын бер тапкыр үткәннәрне искә төшереп алыр өчен Татарстаннын төрле почмакларыннан Әфганчы егетләрне җыйды. Төрле районная 35 кахарман егетләребез килде. Бу очрашу бик җылы да, эчтәлекле дә, кызыклы да һәм дулкынландыргыч та булды. Сөйләшүләр өстәл артында узды. Егетләр үзләре бар яккада оста: мәзәк сүз дисеңме, җырларга, биергә дисенме. Әфган җилләре турында бик күп русча-татарча җырлар башкардылар. Ә ничек кенә булса да аларның күңелләре мәңге жуелмаслык яра тора, күзләре тулы яшь.