Центральная библиотека

"Әфганстан - йөрәк ярам"

28 январьдә Кадрәк авыл китапханәсендә Әфганстан җиреннән соңгы совет солдаты чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән әдәби-кичә уздырылды. Очрашуга Кадрәк мәктәбе укучылары чакырылды. Үзебезнең җирлектә яшәүче әфганчылар: Ситдиков Илсур һәм Фәттахов Ильсур катнаштылар. Үзләре турында, Әфганда хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Ветераннар советы рәисе Камалов Фаяз, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Хуҗина Лилия чыгыш ясадылар. Әфган җирендә һәләк булган солдатлар 1 минут тынлык белән искә алынды. "Хәтердә калган көн" дип аталган күргәзмәгә үзе безнең әфганчылар турында материаллар куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре исеменнән бүләкләр тапшырылды. "Һарвакыт дөньялар тыныч һәм имин булсын" дигән сүзләр белән очрашу кичәсе тәмамланды.