Центральная библиотека

"900 көн Батырлык"

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Гөлек авылы клубында китапханә белән берлектә, Ленинград блокадасы сугышларында хәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан китап күргәзмәсе куелды. "900 көн Батырлык" дип исемләнгән Хәтер сәгате үткәрелде. Клуб мөдире Гарипова Хәтирә фашизмны җиңгән кахарманнарыбыз батырлыгы турында сөйләде. Күргәзмәгә обзор ясадым.