Центральная библиотека

"Бүген дә уналмаган яра"

25 январь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында Ленинград блокадасын өзү көненең 75 еллыгына карата мәдәният йорты һәм китапханәче белән берлектә "Бүген дә уналмаган яра" дип аталган күргәзмә ясалды һәм чара уздырылды. Бу чаранын төп максаты: Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, сугышның иң фаҗигале хәлләреннән берсе- Ленинград блокадасы чорына игьтибарны юнәлтү, авыр сынаулар узган кешеләр язмышына карата мөрхәмәт һәм икмәкнең, ризыкның кадерен белү хисләре уяту өчен иде. "Блокадный Ленинград", "Блокадный хлеб" дигән документаль хроникалар каралды, күзләр яшьләнде. Әйе, бүген дә битараф кала алырлык хәлләр түгел иде...