Центральная библиотека

Китап күргәзмәсе

Рус әдәбиятында, бигрәк тә балалар әдәбияты өчен тирән эз калдырган язучы А.П.Гайдарның тууына 115 ел тулуга карата (1904-1943) Әтрәкле китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. 4,5,6 сыйныф укучылары белән автор Гайдарның биографиясе (бик яшьли олы тормышка кереп китүе), әсәрләрендәге кешелеклелек, ярдэмчеллек, кыюлык, батырлык сыйфатлары турында укучыга гади генә тел белән үтемле итеп язуы турында китапханәче әңгәмә үткәрде. Балалар бик яратып китапларын укырга алдылар.