Центральная библиотека

Кар көне

20 январь- халыкара Кар көне. Табигатьнең гаять матур могҗизасы ап-ак карның җиргә төшүен барыбыз да зарыгып көтеп алабыз. Никадәр күп язучыларга, шагыйрьләргә илһам биргән бу табигать бүләге турында бик күп җырлар, шигырьләр иҗат ителгән, сынамышлар, табышмаклар уйлап табылган. Әтрәкле китапханәсендә "Ак чәчәкләр кебек кар ява" исемле китап күргәзмәсе куелды һәм кызыксынучыларга тәкъдим ителә.