Центральная библиотека

"Җырлар чишмәсе"

13 январь көнне, исән булса, якташ язучыбыз Гөлшат апа Зәйнәшевага 91 яшь тулган булыр иде.
14 январьда Югары Тәкермән китапханәсе, авыл җирлеге, мәктәп бергәләп "Җырлар чишмәсе" исемле искә алу кичәсе уздырдылар.
Китап күргәзмәсе оештырылды, китапханәче тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар шигырьләрен яттан укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. 
Авыл җире башлыгы Алия Азгамовна, йомгак ясап шагыйрәне иҗаты онытылмасын, шигырьләре, җырлары яңгырап торсын иде диде, катнашучыларга баллы бүләкләр өләште.