Центральная библиотека

"Фатих Кәрим-мәхәббәт һәм җину җырчысы"

9 нчы январь көнне Усай авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Фатих Кәрим-мәхәббәт һәм җину җырчысы" дигән күргәзмә куелды һәм аның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә балалар Ф.Кәримнең тормышы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар, шигырьләренә аудиоязмалар тыңладылар. Сугыш чоры күренешләрен дә күрсәтеп үттеләр.