Центральная библиотека

"Кар кызында кунакта"

8 январь көнне Аю авыл китапханәсендә "Кар кызында кунакта" дигән чара узды. Китап укучылар шигырьләр сөйләделәр, халык мәкаләләрен искә төшерделәр.
Китапханəче Ахметзянова В.В. укучыларны якташ язучы Ф.Сафин иҗаты белән таныштырды һәм "Фазыл чишмәсе" дигән хикәясен укыды. Әсәрдә язучы күтәргән чишмәләр проблемасының Аю авылы өчен дә хас булуын ассызыклады. Әсәр буенча фикер алышу барышында Аю авылы тирәнлегендә 30 - 35 еллар элек биш чишмә булганлыгын Лиза апа Мингазова әйтеп үтте, йомгак ясап шундый нәтиҗә ясалды: туган якның табигатен хәркем сакларга бурычлы.
Очрашу бик җанлы барды, авыл тарихы сәхифәләре белән балаларны таныштырган өчен Мингазова Лиза апага без аеруча рәхмәтле.