Центральная библиотека

"Күңелле яңа ел уеннары"

8 нче январь көнне Әтрәкле китапханәсендә балалар белән "Күңелле яңа ел уеннары" уйнадык. Кыш бабайның югалган бияләен эзләдек, әкият геройлары булып күрсәттек, шигырьләр сөйләдек, зирәкләр өчен табышмаклар әйтелде. 2018 елның балалар арасында иң күп китап укучысы билгеләнде--4 сыйныф укучысы Мирзасалихова Алинә. Ул бәйрәмнәрдә дә бик актив катнаша, шулай ук тырыш укучы да.