Центральная библиотека

Яңа ел тамашасы

7нче январь көнне Әтрәкле авылы "Сердәш" фольклор коллективы Матвеевка авылында урнашкан "Тургай" балалар приютына барды. Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият персонажлары катнашында Яңа ел тамашасы күрсәттек. Кыш бабайның күчтәнәчләре ай-хай бик мулдан иде, балалар шатланып җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, бик күп кызыклы конкурсларда катнаштылар. Барыбызның да күңелләре тулып кайтты.
Шәхсән үземнең исемнән, безнең башлангычны күтәреп алган спонсорыбыз Радик Шәрип улына, катнашучы артистларга, алып барган шоферларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Тургайлылар бик яхшы каршы алдылар, күнелле итеп катнашып карадылар, рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.