Центральная библиотека

"Кулыма китап алам..."

4 январьдә Кадрәк авыл китапханәсендә Факил Сафинга 65 яшь тулу уңаеннан "Кулыма китап алам..." дигән күргәзмә эшләнде. 2019 елның беренче китап укучылары Әдилә, Инзилә, Динара Гермагентовалар язучының китаплары белән таныштылар. Зурлар арасында беренче укучы булган Мияссарова Риммага "Саташып аткан таң" китабы тәкъдим ителде. Укучыларга бүләкләр дә тапшырылды.