Центральная библиотека

"Халкымның бөек улы"

3 январьда Аю авыл китапханәсендә Факил Сафинга 65 яшь тулу уңаеннан "Халкымның бөек улы" дигән күргәзмә куелды һәм әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында язучының китапларына күзәтү үткәрелде. 90 елларда Әмәк псевдонимы белән чыккан, күңел түрләренә үтеп керүче шигырьләре укылды. Язучы, шагыйрь буларак милләт язмышы өчен янучы патриот якташыбыз иҗаты безгә якын, сөйләм теленең үзенчәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Шулай ук әңгәмә барышында мәртәбәле татар язучыларының Ф. Сафинга зур бәя бирә торган фикерләре укылды.