Центральная библиотека

"Табигать турында иң күп укучы бенефисы"

Бүген Югары Тәкермән китапханәсендә "Табигать дуслары" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Аның бүгенге темасы "Табигать турында иң күп укучы бенефисы" иде.
3 сыйныф укучысы Фаррахова Сәриянең укыган китапларыннан "Мин укырга яратам" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Сәрия үзенең укыган китапларына күзәтү ясады, эчтәлекләре белән таныштырды. Үзенең табигать турында китаплар укырга яратуын, бигрәк тә Бианки, Пришвин, Чарушиннарны яратуын әйтте.
Сыйныф җитәкчесе дә аның турында мактау сүзләре генә әйтте.
Сәриянең укыган китаплары буенча "әдәби геройны таныйсынмы?" Дигән викторина уздырылды.