Центральная библиотека

"Китап битләрендә - кыш"

20 декабрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Кыш- ул могъҗиза" дип исемләнгән әдәби- кичә уздырылды. "Китап битләрендә - кыш" дип аталган күргәзмә төзелде.Китапхәнәгә Җәмәк һәм Кадрәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килде. Балалар белән кыш турында сойләштек. Күргәзмәгә куелган китаплар тәкъдим ителде. Төрле конкурсларда катнаштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Уку елы башында игълан ителгән "Мин укырга яратам" дип аталган конкурска йомгак ясалды. Иң күп китап укучыларга грамоталар тапшырылды. Барлык балалар да кыш бабай күчтәнәче алдылар.