Центральная библиотека

Венера Мәҗитова Әтрәкле китапханәсенә кунакка

19.12.2018 көнне Әтрәкле китапханәсенә кунакка күрше Башкортстан журналисткасы язучы, җырлар авторы, ике республиканы якынайтып йөрүче Венера Мәҗитова килде. Автор үзенең китаплары турында, шулай ук Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галлямова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм башкалар китаплары белән тирәннән таныштырды. Йөгерек теле һәм кызыклы әңгәмәсе белән килгән аудиторияне бер дулкында тотты ул. Ябыгырга теләүчеләр өчен булган 200 грамм программасы да безнең зал өчен ят булмады, аның рецептлары белән дә безнең як китап укучылары таныш икәннәрен күрсәттеләр. Кичәбез бик җылы әңгәмә рәвешендә барды. Китапханәчеләр Апсатарова Л., Ахметзянова Л., Сафина М. үзләренең китап яратучыларын алып килгәннәр иде. Бик күп китап бу кичәдә үз укучысын тапты. Күпкырлы, талантлы шәхес Венера ханымга бу миссиясе өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.