Центральная библиотека

Венера Мәҗитова белән очрашу кичәсе

Бездә кунакта Илеш районында яшәп иҗат итүче, бик күп китаплар авторы, 2009 нчы елдан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, 2017нче елда Татарстанның Журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге "Бәллүр каләм" бәйгесенең "Туган тел" номинациясе җиңүчесе Венера Мәҗитова белән очрашу кичәсе булды. Кичәбезне бүгенге кунагыбызның кыскача тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында кечкенә генә презентация карау белән башлап җибәрдек. Ир хатыны, ике бала әнисе, журналист, Башкортстанның Илеш, Чакмагыш һәм Бакалы районнары буенча «Кызыл таң» республика газетасында үз хәбәрчесе, шагыйрә, язучы, җырлар авторы. Венераның китаплары укучылар тарафыннан яратылып кабул ителә.Китаптагы барлык сюжетлар да тормыштан алып язылган. Шигырьләренең көйгә салынып җырлануы шагыйрә өчен икеләтә бәхеттер, җырлары белән клиплар күрсэтелде, җырлары тыңланылды. Венера Мәҗитова болар белән генә тукталып калмыйча, милли ризыклар әзерләргә өйрәтүче "Өй ашлары", "Хуҗабикә" китаплары турында үзе сөйләде. Ул үзенең иҗаты турында гына сөйләп калмады, ә Татарстанда бүгенге көндә язучы хатын-кыз авторларның китаплары белән дә таныштырды.
Килгән тамашачылар авторның култамгасы белән теләкләр язылган китапларын да алдылар һәм "алга таба башка язучылар белән дә очрашулар булсын иде,"- дигән теләкләрен белдерделәр. Венераның иҗат чишмәсе мәңге сүрелмәсен, тынмасын, барасы юлы якты һәм матур булсын, аңа иҗади уңышлар теләп, тамашачыларга кичәгә килеп, очрашуыбызны тагын да ямьләндергәннәре өчен зур рәхмәтләр әйтеп исәнлек-саулык, гаиләләренә иминлек теләдек.