Центральная библиотека

"Батырлыгың синең үлемсез"

10 декабрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә Россиядә Ватан геройлары көне уңаеннан "Батырлыгың синең үлемсез" дип аталган батырлык сәгате уздырылды. "Сүрәтләргә иңгән батырлык" дигән күргәзмә төзелде. Кадрәк авыл мәктәбенең 5 - 9 сыйныф укучылары Ватан геройлары көненең барлыкка килү тарихы турында тыңладылар. Горурлыгыбыз булган якташыбыз Советлар Союзы герое Галиев Фахразый Гали улының батырлыгы турында сөйләнелде. Күргәзмәгә куелган Н.Н.Головинның "Моя первая история", "Батырлар китабы", "Татарстан генераллары" һәм башка китаплар буенча әңгәмә уздырылды. Халкыбызның күрсәткән батырлыкларын , геройларын безнең онытырга хакыбыз юклыгы аңлатылды.