Центральная библиотека

"День героев Отечества"

10.12.2018 көнне Әтрәкле китапханәсендә "Балкыш" клубы белән Ватаныбыз геройлары көненә карата чара үткәрелде. Теманы яктырткан китап күргәзмәсе куелды. "День героев Отечества" исемле презентация карадык. Балалар белән герой-якташларыбыз:
1."Батырлар китабы"ннан Матвеевка авылы герое Гордов Василий Николаевич турында,
2."Татарстан генераллары" китабы буенча, Рус.Мөшеге авылы герое Иванов Федор Сергеевич турында мәгьлуматлар белән таныштык. Кызыксынып, тулырак итеп танышу өчен китапларны укырга өйгә дә алдылар.