Центральная библиотека

"Ватан Геройлары исеме онытылмас"

8 нче декабрьдә Ватан геройларын искә алу көне хөрмәтенә Рус Мөшеге авыл клубында күчмә китапханә оештырылды. "Ватан Геройлары исеме онытылмас" дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Китап укучылар белән "Генералы Татарстана" исемле китап белән таныштык. Бу китапта якташыбыз, Рус Мөшеге авылында туып, генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ия булучы Бөек Ватан сугышы герое Иванов Федор Сергеевич турында язылган. Балаларга авылыбызның герое белән танышу күңелле булды. Бу тантаналы көн уңаеннан чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңартылды.