Центральная библиотека

"Бездә кунакта "Юлдаш" газетасы"

Әтрәкле китапханәсендә "Бездә кунакта "Юлдаш" газетасы" исемле күргәзмә куелды, Июль аенда бу газета журналистлары авылыбызда булып, байтак гаиләләр белән танышып киткәннәр иде. Газета битләрендә байтак кына авылыбыз гаиләләре турында мәкаләләр чыкты. Шунысы куанычлы, авылдашларыбыз нинди авыр сынаулар алдында калсалар да, берсе дә сынып, сыгылып калмаган, киләчәктә яшәү өчен үзләрендә көч тапкан.