Центральная библиотека

"һәрберсенә бер уч җылы"

3 декабрьдә Кадрэк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә инвалидлар декадасы уңаеннан "һәрберсенә бер уч җылы" дип исемләнгән кичә уздырылды һәм шул исемдә күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә яңа кайткан китапларның берсе Дания Нәгим һәм Рөстәм Нәбиевның " Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әсәре урын алды. Әсәрдә үзе дә инвалид булган төп герой Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис- кичерешләре тасвирланган.Зур кызыксыну уяткан китап укучыларга тәкъдим ителде. Кичәдә шулай ук инвалидлар декадасы турында сөйләнелде. Чернышова Фәрхенур апа мөнәҗәт әйтте. Бәетләр укылды.