Центральная библиотека

"Исемен билгесез-батырлыгын тиңдәшсез"

3 декабрь- Россиядә Билгесез солдатны искә алу көне. Китапханәдә "Исемен билгесез-батырлыгын тиңдәшсез" дигән китап күргәзмәсе эшләде.
Бу көн уңаеннан Казан Энергетика Университетында укучы, ел саен Ленинград өлкәсендә "Поисковая тропа" исемле эзләнү отряды эзтабары Максим Уткинны очрашуга чакырдык.
Максим отряд, аның эшләре турында бик кызыклы итеп сөйләде. "Бу елны без 2 генә солдат таптык. Аларның да берсенең генә медальоны бар иде. Аны туганнарына тапшырдык. Быел без отрядта 7 кеше генә идек" дип сөйләде. Икенче елга "Мясной бор"да казу эшләре алып барачакбыз диде.
Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, алып кайткан экспонатлары белән таныштылар.сМаксим аларны мәктәп музеена тапшырды.