Центральная библиотека

"Каз өмәсе"

Тат.Мөшеге авылында 2 нче декабрьдә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханә белән бергә милли йолаларыбызның берсе "Каз өмәсе" үткәрелде. Бәйрәмдә "Мирас" клуб берләшмәсенә йөручеләр катнашты. Китапханәдә бу йолага багышлап язылган әсәрләрдән китап күргәзмәсе ясап куелды. Ә инде өмә авылыбызда күп итеп казлар үстерүче Насыйров Захит һәм Роза апалар йортында узды.