Центральная библиотека

"Әниләргә йөрәк жылыбыз"

30.11.2019 көнне Әтрәкле китапханәсе Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы коллективлары белән берлектә, Әниләр көне бәйрәмендә катнашты. Чыгышлар матур шигырь юллары белән үрелеп барды. "Әниләргә йөрәк жылыбыз" исемле китап күргәзмәсе куелды. Хатын-кызлар өчен, шәл, яулыклар хәрвакыт бик кирәкле һәм кадерле булган. Бәйрәмдә шул матур баш киемнәре турында шигырьләр сөйләнде, җырлар яңгырады. Барлык әниләр хөрмәтенә "Кояш гомере телим әнием сиңа!" җыры белән чыгышыбызны тәмамладык.