Центральная библиотека

"Әнием-син якты кояшым"

28 нче ноябрь көнне Усай авылы китапханәсендә әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәмгә "Әнием-син якты кояшым" исемле китап-журналлар күргәзмәсе дә куелды. Балалар әниләр, әбиләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әниләр, әбиләр төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күнелле үтте.