Центральная библиотека

"Толстой әсәрләрен беләсеңме?"

20 ноябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә Л.Н. Толстой елын йомгаклап "Толстой әсәрләрен беләсеңме?" дип исемләнгән әдәби - дәрес уздырылды. Ел дәвамында Кадрәк авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары язучының биографиясен, иҗатын өйрәнделәр, китапларын укыдылар. Горбунов Илья "Ике иптәш" мәсәлен, Козлов Артём "Өч аю" әкиятен сөйләп күрсәттеләр. "Рәсемнәрдә Толстой әсәрләре" дигән рәсем конкурсына да йомгак ясалды. Укучыларга грамоталар һәм тәмле бүләкләр тапшырылды.