Центральная библиотека

"Китап-синең иң якын дустың"

Усай авылы китапханәсендә "Китап-синең иң якын дустың" исеме астында кече яшьтәге балалар өчен язылган китапларга күзәтү оештырылды. Китап турында табышмаклар, мәкальләр укылды. Бу чара балаларда китап укуга кызыксыну уятты. Алар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.