Центральная библиотека

"Нинди матур минем туган ягым"

Әтрәкле авылы китапханәсендә балалар белән "Нинди матур минем туган ягым" дигән чара үткəрелде.
Шул исемдә китап күргәзмәсе куелды. "Көмеш кыңгырау", "Минзәлә" газеталарының яңа килгән саннары белән таныштык. Викторина сорауларына җавап бирү өчен, балаларга Минзәлә районыннан чыккан язучыларны белергә кирәк иде, Кызыклы табышмакларга җаваплар эзләдек. Факил Сафинның яңа китабы белән таныштык. Иң актив катнашучы Гарайханова Зәринә булды.