Центральная библиотека

"Канатлы дусларыбыз"

16 ноябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсендә "Табигатьне яратучылар" клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы булды. Ул безнең якларда кышлаучы кошларга багышланган иде.
"Канатлы дусларыбыз" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Безнең якларда кышлаучы кошлар турында әңгәмә тынладылар һәм алдан хәбәр ителгән кош җимлекләренә конкурс үткәрелде. Балалар барсы да җимлекләр ясап килгәннәр иде.
1 урынны Якиева Азалия,
2 урында Садыкова Розалина һәм Бикмухаметова Фәзилә.
3 урынны Аминова Зәйнәп белән Сахапов Айзат бүлештеләр.