Центральная библиотека

"Муса Җәлил - герой шагыйрь"

Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә 10 ноябрьдә патриот шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Балалар белән "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дигән темага викторина уздырылды. Аеруча шигырьләрне Пискунова Карина, Фаррахов Нияз, Гарипов Рузил сәнгатьле итеп сөйләделәр. Викторинада актив катнаштылар.