Центральная библиотека

"М.Җәлил - патриот шагыйрь"

9 ноябрьдә Кадрәк авыл мәктәбендә Кадрэк авыл китапханәсе белән берлектә "Җәлил укулары" дип аталган бәйге булды. Бәйге 1-7 сыйныф укучылары катнашында узды. Авыл китапханәчесе "М.Җәлил - патриот шагыйрь" дигән күргәзмәне тәкъдим итте. Әдәбият укытучысы Альбина Абылгаяновна М.Җәлилнең биографиясен һәм иҗатын чагылдырган презентация белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең иҗатына багышланган викторинада, рәсем бәйгесендә актив катнаштылар. Шигырь сөйләү бәйгесендә 1 урын Гермагентова Эльзага, 2 урын Фаттахова Зәринәгә һәм Гермагентова Инзиләгә бирелде. Җиңүчеләр грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.