Центральная библиотека

"Безнең көч - бердәмлектә"

8 ноябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә Кадрәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче укучыларны "Безнең көч - бердәмлектә" һәм "Яшә азат Татарстан, даның еракларга таралып" дип исемләнгән күргәзмәләр белән таныштырды. Шушы көннәрдә билгеләп узган бәйрәмнәр турында сөйләде. Укучылар Татарстанга багышланган викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Соңыннан рәсем ясау конкурсында катнаштылар.