Центральная библиотека

"Җырым шыткан җирем син"

07.11.18.Тулбай авыл китапханәсендә клуб мөдире белән берлектә авылыбызның горурлыгы булган шагыйрәбез Салисә Гәрәеваның туган көненә багышланган әдәби кичә уздырылды. Кичәдә авылыбызның өлкәннәре, мәктәп укучылары, балалар бакчасы катнашты. Салисә Гәрәеваның тормышы, иҗаты белән, күп еллар китапханәдә эшләгән Билалова Гөлсинә Гариф кызы таныштырды. Туган ягына, әнисенә, энесенә багышланган шигырьләрен, утыздан артык шигырен белүче Зөлфирә апа сөйләде. "Җырым шыткан җирем син" стенд эшләнде, китап күргәзмәсе ясалды.