Центральная библиотека

"Без - көчле, бердәм халык"

5 нче ноябрьдэ Тат.Мөшеге китапханәсендә Бердәмлек көне уңаеннан "Без - көчле, бердәм халык" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан "Күршеләр - иң якын кешеләр" исемле кичә үткәрелде. Кичәдә үзебезнең җирлектә яшәүче милләт халыкларының җырлары җырланды, биюләре башкарылды. Күршең белән дус булып, ярдәмләшеп яшәүнең бүгенге көндәге әһәмияте турында сөйләштек. Бәйрәм кичәсе чәй табыны белән тәмамланды.