Центральная библиотека

"Без акыллы, без зирәк, белем безгә бик кирәк"

5нче ноябрь көнне Бикбау авылы китапханәчесе Нуруллина балалар белән "Без акыллы, без зирәк, белем безгә бик кирәк" дип аталган бәйге уздырды. Туган телгә карата күргәзмә ясалды. Бу бәйгенең максаты: Балаларның туган телгә карата мәхәббәт хисен уяту. Бик күп конкурслар үткәрелде. Балалар сәләтләрен күрсәтеп үзләре белән таныштырдылар, сүзләрдән шигырь юллары төзеделәр, сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне әйттеләр, бишек җырына карата рәсем ясадылар һәм башкалар. Жюри конкурсларга йомгак ясады. Иҗ күп балны Шарипова Эльвира җыйды. Балаларга тәм-томнар өләшенде. Соңыннан уеннар уйнадылар.