Центральная библиотека

"Көзге урман"

3нче ноябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә "Көзге урман" исемле күргәзмә ясалды.
Балалар белән Табигать - нәрсә ул? дигән сорауга җаваплар юлладык. Урманның кешелек дөньясына нинди файдалы булуын белдек. Китапханәче Нуруллина урманны чүпләмәскә, агачларны сындырмаска, кисмәскә, җәнлекләрне, кошларны куркытмаска, ояларын туздырмаска, җилле көннәрдә учак якмаска кирәкле турында сөйләде. Соңыннан балалар корыган агач ботагына көзге матур төсләрне сайлап үзләре ясаган яфракларны ябыштырдылар. Көз турында шигырьләр сөйләделәр, М.Пришивиннын китапларын укыдылар. Аннан табигатькә чыгып төрле уеннар уйнадылар, табигатьнең матурлыгына сокландылар.