Центральная библиотека

"Тапкырлардан тапкыр җавап"

2 ноябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Тапкырлардан тапкыр җавап" дип аталган табышмаклар кичәсе үткәрелде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар түрында аңлатылды. Соңыннан балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр. "Татар халык иҗаты" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.