Центральная библиотека

"Йолдыз яңгырлары" - "Звездные дожди"

Саҗидә Сөләймановадан башланган чын шагыйрьләр булып әдәбиятыбызда калачак талантлы хатын-кызларыбыз арасында Сәлисә Гәрәева да бар. Әйе, Тулбай - Минзәлә кызы, татар халкының үзе кебек үк, киңлек, таулар, елгалар, табигать яраткан, гаҗәеп нечкә хисләр җырчысы Салисәбез бар безнең!
2018 елның 6 ноябрендә безнең якташыбыз, шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәевага 80 яшь тула. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Оля Гатиятова картлар интернат-йортында татар һәм рус телендә Салисә Гәрәева иҗатына багышланган "Йолдыз яңгырлары" - "Звездные дожди" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Кичә барышында шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты төрле елларда язган шигырьләре белән үрелеп яктыртылды. Шагыйрәнең "Золотая моя", "Язмышым атлары", "На Урале живу...", "Бер кайтырмын", "Багульник", "Йолдыз яңгырлары" шигырьләре барлык тыңлаучыны да әсир итте. Салисә Гәрәеваның тирән фикерле, нечкә лиризмлы шигырьләре белән "Шагыйрәнең җырлы язмышы" исемле китап күргәзмәсе аша да таныштылар өлкәннәребез.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Һади Такташ бүләге лауреаты Салисә Гәрәева үткән юлы, кылган гамәлләре, талантлы иҗаты белән, шигырендә әйткәнчә, үзенә чын мәгънәсендә һәйкәл куйган.
Авыр яшим. Әмма шигырьләрдән
Көмеш һәйкәл салдым үземә!